Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан 25 апрель конне Максабаш авылы мәдәният йорты директоры китапханәче һәм Максабаш авылы балалар бакчасы тэрбиячесе белэн берлектә балалар бакчасында «Туган тел бэйрәме» үткәрделәр. Мәдәният йорты директоры Алинә Сөнгатуллина һәм китапханәче Лилия Мингазова балаларны Г.Тукайның биографиясе белән таныштырдылар, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Балалар бик теләп үзләре өйрәнгән Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр, соныннан кумэк «Туган тел» жыры башкарылды.