22 апрель - Бөтендөнья Җир көне. Бу бәйрәм алдыннан "Туган төбәгеңне чүп чардан чистарткан чакта селфи эшлә!" - дип исемләнгән экологик десант оештырылды. Без, кешеләрнеке кебек, табигатьнең дә бәйрәмнәре булуын белдек. Һәм шуларның берсе-Халыкара Җир көне. Бу чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме. Куркыныч экологик һәлакәтләр турында искә алу көне. Ул планетабызга сакчыл мөнәсәбәт-җирдә барлык кешеләрнең эше дип ассызыклый. Безнең планета куркынычлык тудыра һәм әгәр шулай дәвам итсә , безнең җир чүп-чар куче булачак дигән нәтиҗәләр ясалды.Мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук авылның һәм мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәгә яратып йөрүче активистлары җирле сулыклар һәм елгалар, юл территорияләрен чүп-чардан арындырдылар.