24 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында, район балалар китапханәсе каршында эшләп килүче «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «Катя һәм төлке» дип исемләнгән курчак театры тамашасы күрсәттеләр. Спектакль барышында тамашачылар үзләре дә актив катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, разминка һәм паузалар вакытында музыка ритмына хәрәкәтләр ясадылар. Курчак театры аша китапка мәхәббәт тәрбияләү традицион эш алымнарының берсе булып тора. Бала курчакны тере әйбер итеп кабул итә, әкияттәге геройлар өчен борчыла һәм яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгуына ышана. Алга таба без «Гөрләвек» клубына йөрүчеләрнең санын арттырырга, андагы репертуарны киңәйтергә һәм чыгышларны балалар бакчаларында гына ясау белән чикләнмәскә дип планлаштырабыз.