1 апрель көнне Тукай иҗатына нигезләнгән эшләнмәләргә, шулай ук рәсемнәргә Теләче балалар китапханәсе бәйге игълан иткән иде.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бәйге 3-5 яшькә, 6-9 яшькә, 10-14 яшькә кадәр һәм 15 яшьтән өлкәнрәк балалар арасында узды. 23 апрель көнне комиссия аларга нәтиҗә ясады. Бәйге нәтиҗәләре 26 апрель көнне Теләченең ял паркында узачак шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк. Бу көнне балаларыбызның иҗади эшләре белән дә тулысынча «Тукай әкиятләре дөньясында» дигән кургәзмәдә танышып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International