“Безгә көч-дәрт биргән Тукай рухын һәр буынга вәсият итәрлек”.

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе
26 апрель көнне Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула. Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты  белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән , Туган тел һәм шигърият көне үткәрелде.  Балаларга шагыйрьнең тормышы турында сөйләнде, әсәрләре буенча әдәби викторина үткәрелде. Балалар викторинада актив  катнаштылар,  сорауларга җавап бирделәр.  Әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International