Җир көне-үзенчәлекле бәйрәм, чөнки безнең планета бу көнне туган көнен билгеләп үтә. 18нче апрельдән 22 апрель аралыгында безнең Теләче беренче балалар бакчасы да әлеге күркәм вакыйганы билгеләп үтте. Бу атна кысаларында педагоглар балаларга планета турында сөйләделәр. Балалар глобус белән таныштылар, җирне ни өчен зәңгәр планета дип атаулары турында белделәр. Җиргә куркыныч янавы һәм ул бездән – кешеләр тарафыннан булуы турында сөйләштеләр. Балалар экологик турнирда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Рәсем шөгылендә балалар табигатьне белергә һәм аңларга өйрәнделәр. Алар рәсемгә планетага үз карашларын төшерделәр. Саф һавада йөрү вакытында зурлар төркеме балалары бакчатерриториясен чистартуда актив катнаштылар. Чараның төп максаты-бөтен кешеләрнең игътибарын әйләнә - тирәлек проблемаларына җәлеп итү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шәхеснең экологик аңлы культурасын формалаштыру , безнең планетага-җиребезгә карата дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү иде.