“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...”

2019 елның 3 мае, җомга

25 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай...” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Балалар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Аның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар. “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятен карадылар, әкиятләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International