“Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…”– дип язган шагыйрь. Туган телен белмәгән кеше үз халкыннан да, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Без күпмилләтле илебездә төрле телләрнең байлыгын саклап калырга тиешбез. Туган тел көне һәрвакытта да тынычлык, дуслык һәм татулык бәйрәме булсын!
25 апрель көнне “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә оештырган “Гасырларда калган Тукай моңы, нур сибәсең һаман безгә син” дип исемләнгән шигырь бәйрәмендә катнаштылар. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы турында сөйләде. Балалар Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар, табышмакларга җавап бирделәр, аның китаплары белән таныштылар һәм үзләре дә матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кичәбез “Туган тел” жыры белән тәмамланды.