26 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара акция үткәрелде. Теләче урта мәктәбенең 8-11 сыйныф укучылары халыкара акциядә актив катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы буенча үзләренең белемнәрен тикшерү максатыннан сорауларга җавап бирделәр. “ Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” дип аталган халыкара акциядә афганчы ветеран Г.З. Закиров катнашты. Газинур Зуфарович үзенең Афганстанда үткән сугышчан юлы турында сөйләде һәм балаларга илебезне саклаучылар булып үсегез дигән теләкләрен җиткерде.