25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Актанышта Татарстан Республикасы- ның Беренче Президенты Кубогына корэш буенча 2003-2005 елда туган егет ләр арасында республика ярышлары булып үтте.

2019 елның 4 мае, шимбә

25 апрельдән 27 апрельгә кадәр Актанышта Татарстан Республикасы- ның Беренче Президенты Кубогына корэш буенча  2003-2005 елда туган егет ләр арасында республика ярышлары булып үтте. “Теләче” спорт мәктәбе тренерлары Сафин Алмаз, Гыйниятуллин Фирзәр һәм районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Гиниятуллин Илдар җитәкчелегендә Теләче районы командасы да әлеге ярышларда  катнашып кайтты. Барлыгы 46 команда 390 яшь көрәшче катнашкан турнирда 70 кг.нан югары үлчәү авырлыгында Зарипов Багир (Теләче) 1 урын, 70 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Васильев Вадим (Теләче) 2 урынны яулады. 

Теләче районы командасы исә 11 урынга лаек булды.

1 урын – Кукмара

2 урын – Әлмәт

3 урын – Казанның Авиа-Яна Савин районы

4 урын-Саба районы командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International