Концерт төрле иҗади номерларга бай иде. Концертта катнашучылар саны 100гә якын кешене тәшкил итте. Зәңгәр экранда һәр бүлекнең, һәр укытучының уку барышындагы эшчәнлеге чагырылды. Концертта шулай ук безнең укучылар - төрле халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары чыгыш ясады. Концерт ахырында мәдәният бүлеге җитәкчесе Давыт Солтангәрәй улы балаларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдереп бишле билгесе куйды.