"ТР Юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитик бүлегенең әйдәп баручы белгече Ягъфәрова Г. Н. катнашында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында төрле яшьтәге балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча даими профилактик эш алып барыла. Безнең балалар ел саен юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатлыйлар. Шушы көннәрдә, куркынычсызлык атналыгы кысаларында урта төркем тәрбияләнүчеләре (тәрбияче Хафизова А. Р.) юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бәйрәм оештырдылар. Балалар бу чарага алдан ук әзерләнделәр. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әкият персонажлары да булды, алар балаларга юлда хәвеф-хәтәрләр турында сөйләргә булыштылар. Шуңа күрә алып баручы белгеч биргән сорауларга балалар авырсынмыйча җавап бирделәр һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә генә түгел, аларны урамда һәм транспортта үтәргә вәгъдә бирделәр. Барлык балалар да бәйрәмдә актив катнашкан өчен истәлекле бүләкләр алдылар.