27 апрель көнне Шәтке авылы мәдәният йортында китапханәче Галимуллина К. Х. һәм Габдуллина Ф. Н. Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан“Шигъриятнең һәйкәленә язлар һаман шулай гөлләр китап " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр. Г. Тукай татар әдәбияты тарихына татар шигъриятенә нигез салган бөек халык шагыйре буларак кереп калды. Кыска гына авыр гомер кичереп, Габдулла Тукай иҗат белән яши. Аның әсәрләре хәзер дә, бер гасырдан соң да актуаль, матур һәм күңелләргә үтеп керә. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның сүзләренә җырлар башкардылар, бөек татар шагыйре шигырьләрен укыдылар. Электрон презентация күрсәтелде. Балалар бик канәгать калдылар.