Ятимлектә үсеп, бу дөньяда нибары 27 ел гомер яшәп, күп томлы мәңгелек әсәрләр иҗат итеп калдырган, исеме Пушкин белән янәшә куелырлык бөек шагыйре булган татар халкының тарихта үз урыны бар. Тукай иҗатында - аның шигырьләрендә, проза әсәрләрендә - бүгенге көннең күп сорауларына җавап табып була. Аның иҗаты безгә һәрчак якын. 25 апрельдә Алан авылы китапханәсендә “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен, районыбызда игълан ителгән “Язлар безгә Тукай белән килә “ акциясе кысаларында, шагыйрьнең иҗатына багышланган “Без-Тукай оныклары” дигән тематик кичә үткәрелде.