Бигрәк тә балалар. Бәйрәм ялларын алар түземсезлек белән көтеп алалар. Баландыш мәдәният йортында 5 нче май көнне балалар ял клубына җыелды. Алар өчен күңелле уеннар белән бергә милли уеннар да оештырылды. Табышмаклар, тиз әйткечләр әйтү кебек ярышлар да читтә калмады. Ә уеннардагы җәзаларда балалар һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Ял клубы оешкан төстә, кызыклы уеннар белән күңелле үтте.