17 май көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында, Халыкара гаилә көне уңаеннан, 50 ел бергә гомер иткән парларны котладылар.

2019 елның 17 мае, җомга

Чараны Теләче районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Тимерханова А. Х. һәм Теләче җирлекара китапханәсе директоры Давлиева Р. М. алып барды. Бәйрәмдә юбилярлар хөрмәтенә җырлар һәм котлаулар яңгырады. Чара ахырында Теләче районы авыл җирлеге җитәкчесе Мараков И. Р. 50 ел бергә гомер иткән парларны бәйрәм белән котлады.  Алар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Нәкъ менә шуңа күрә алтын туй - ул озак уртак тормыш җимеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International