Соңгы звонок бәйрәме.

2019 елның 26 мае, якшәмбе

          25 нче   май көнне Теләче урта  мәктәбендә "Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмдә  Теләче муниципаль районы   башкарма комитеты җитәкчесе  И.Х. Хамидуллин, Теләче муниципаль районы   башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча  урынбасары  А.А. Нурмухамметов,  Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе   И.Р. Мараков , Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов , район мәгариф  бүлеге җитәкчесе  урынбасары  Р.З. Якупова ,  чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар , әти -әниләр һәм укытучылар катнашты. Теләче урта мәктәбе директоры Р.Р. Нәҗипов , Теләче муниципаль районы   башкарма комитеты җитәкчесе  И.Х. Хәмидуллин , Теләче муниципаль районы   башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча  урынбасары  А.А. Нурмөхәммәтов,   район мәгариф  бүлеге җитәкчесе  урынбасары  Р.З. Якупова , Теләче авыл җирлеге  башкарма комитеты җитәкчесе   И.Р. Мараков, укытучылар,  әти -әниләр  чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар.  Быел мәктәпне 22  унберенче  сыйныф укучылары   һәм   42    тугызынчы сыйныф укучылары  тәмамлый.  Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International