Җиңүчеләр – Теләче урта мәктәбеннән Антонова Латифа (1 сыйныф), Имамиев Данис(2 сыйныф), Кыямов Искәндәр (3сыйныф), Баландыш мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Гарипова Динә, “Иң мәдәниятле әти –әни” номинациясендә җиңүче Кыямова Лилия дипломнар һәмистәлекле бүләкләргә лаек булдылар. Бәйрәм “Солтан патша турында әкият” спектаклен карау белән тәмамланды. Әкият геройлары белән очрашу балаларда җылы тәэсирләр калдырды. Алар әлеге сәяхәттән бик канәгать булып кайттылар.