23 майда Татарстанның яшь it-чемпионнарына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов 135 смартфон тапшырды. Бүләкләү В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ территориясендә узды. Бүләкләнүчеләр арасында-Теләче районыннан Шугаепова Фәридә (Теләче урта мәктәбе), Габдрахманова Алисә (Теләче урта мәктәбе) һәм Сабирҗанов Илмир (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).
Иң актив районнар булып Саба, Теләче һәм Чүпрәле районнары танылды.