Бу чың аларның кадерле укытучылары белән хушлашу авазы да.
Бүген, ягъни, 25 май көнне Шәтке урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады... Мәктәпне барлыгы 3 укучы тәмамлады: Габдрахманов Азат, Габдуллин Рүзәл һәм Мавлин Эмиль. 11 нче сыйныф егетләре белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бәйрәм чарасында катнашучыларның һәркайсы чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, ак юл, бәхет теләде.
Мәктәп директоры Ибушев Александр Алексеевич фән олимпиадаларында җиңү яулаган, спортта һәм үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан укучыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Соңгы кыңгырау яңгырады дип, җиңел суларга ашыкмагыз. Бердәм дәүләт имтиханнарын бирәсегез бар. Аларда һәркайсыгызга уңышлар телибез.