Районда терлек азыгын әзерләү техникасын эшкә әзерлеген тикшерү - дәүләт техник карау белән берлектә башланып китте.

2019 елның 31 мае, җомга

27 май көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде.

         Әзерлекне тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе – Ралиф Низаметдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү  идарәсе җитәкчесе-Хамит Назиров, Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм  белгечләре катнашты.    

          Үзйөрешле хәм азык әзерләү комбайннарын техник карау үткәргән вакытта, механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның  документлары хәм йөртү рөхсәте тикшерелде.

         Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән), шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International