Ел саен без балалар бакчасында балаларны яклау көненә багышлап балалар сабантуе үткәрәбез.

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

Ә сабантуй алдыннан бирнә җыю оештырыла. Якын тирәдә яшәүчеләр балаларның бирнә җыюларын көтеп ала. Һәр йорт бирнә бүләкләрен теләп, сөенеп бирә. Быел да без бирнә җыюны оештырдык. Балаларның күңелләрен күреп , бирнә бүләкләре тапшырган һәр авылдашка бик зур рәхмәт! Бүләкләр бик күп җыелды. Алар  буласы сабантуйда бәйрәмгә килгән һәр балага биреләчәк. Шулай ук җыелган бүләкләрдән лоторея уены да оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International