Хөрмәтле райондашлар!

2019 елның 7 июне, җомга

Сезнең барыгызны да Теләче муниципаль район Советы, район Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге тантана, милли бәйрәмебез – Сабан туе белән ихлас тәбрик итәм.

Язгы кыр эшләренең тәмамлануы белән бәйле рәвештә туган бәйрәм буларак, Сабантуй табигатьнең уянуын хәбәр итә, халкыбызның хезмәт сөюче, көр күңелле һәм киләчәккә өмет-ышаныч белән яшәүче милләт булуын гәүдәләндерә. Асылын югалтмыйча, буыннардан буыннарга күчеп, ул безнең кабатланмас гореф-гадәтләребезне һәм бай рухи хәзинәбезне дәверләр аша безнең көннәргә китереп җиткерде. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Сабантуйның милли чикләрне киңәйтеп, бөтен җир шарына таралуы, бөтендөнья казанышына әверелүе безнең күңелләребездә горурлык хисе уята. Милли бәйрәмебез Сабантуйның ЮНЕСКОның рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе шушы олы бәйрәмнең дөньякүләм танылуы турында сөйли.

         Халкыбыз күңелендә игенче хезмәтен хөрмәт итү, кадерләү борынгы бабаларыбыз чорыннан бирле матур гореф-гадәт булып урнашкан. Шулай булмаска мөмкин дә түгел. Чөнки, кешелек дөньясының бар яшәеше иген уңышына бәйле, чөнки икмәк тормышыбызның иң беренчел һәм иң югары чыганагы. Ә иген уңышының бар язмышы язгы кыр эшләре, ягъни сабан чорында хәл ителә. Халкыбызның “Язның бер көне елны туйдыра” дигән әйтеме бик урынлы. Игенчеләребез язгы чорда көнне төнгә ялгап, ару-талуны белмичә кырда эшләделәр. Шуңа да инде халкыбызда язгы кыр эшләрен бетерү уңаен, татар халкына гына хас күңел байлыгы белән, Сабантуйларында бәйрәм итеп, тантаналы рәвештә билгеләү гадәткә кергән. Сабантуе бәйрәмендә халкыбыз кыр батырларына, игенчеләргә дан җырлый, хезмәт белән беләкләрендә береккән егәрен көрәш мәйданына чыгып сынаша, җырга-моңга осталыгын уртаклаша. Гомумән алганда, халык чын күңелдән бәйрәм итә.

                Халкыбызның “йөзек кашы”  булган бу бәйрәм барыбызга да яңа көч-куәт һәм киләчәк көннәргә ышаныч өстәсен, районыбызның барлык тармакларында да уңышка ирешү хакына изге эш-гамәлләргә рухландырсын!

         Мөхтәрәм райондашлар, кайткан кунаклар! Сезне көтеп алган бәйрәмебез Сабантуе белән ихлас күңелдән котлыйм, исәнлек-саулык, бәхет, гаилә иминлеге, күңел күтәренкелеге телим.

 

Теләче муниципаль районы башлыгы                      И.Ф. Зарипов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International