Чарага авылыбызның 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә тормыш иткән күркәм гаиләләр чакырылды. Алар үзләренең озак тигез, матур тормыш итү серләре белән уртаклаштылар, күңелләрендә уелып калган гаилә истәлекләрен яңарттылар. Алар хөрмәтенә матур җырлар һәм дәртле биюләр башкарылды. Катнашучылар күңелендә үткәрелгән чара әле озак еллар матур истәлек булып саклансын иде!