2019 елның терлек азыгын әзерләү өчен азык әзерләү техникаларын хәм азык саклау чокырларын әзерлеген тикшерү максатыннан, районда конкурс булып узды.

2019 елның 7 июне, җомга

         30 май көнне район хуҗалыклары арасында 2019 елның терлек азыгын әзерләү  өчен азык әзерләү техникаларын, туратып тарату агрегатларын хәм азык саклау  чокырларының әзерлеген тикшерү максатыннан районда конкурс булып узды.

          Конкурста терлек азыгын әзерләү техникаларын, терлек азыгын ташу өчен биек бортлы үзйөрешле техникалар әзерлеген, печән чапкычларының, печән әйләндерү  тырмаларының хәм печән җыеп-тыгызлау агрегатларының  әзерлеге,  үлчәү  җайланмаларының, азык саклау чокырларының (чистарту,  ремонтлау, агарту) әзерлеген хәм шулай ук, терлек азыгы әзерләү вакытында кызыксындыру чаралары курсәткечләр белән бәяләнеп тикшерелде.

          Комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.  Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк,  ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.

     Әзерлекне тикшерүдә, Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка  төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсенең әйдәп баручы белгече - И.Р.Җамалетдинов, Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү  бүлеге  башлыгы урынбасары – Ф.Г.Зиннатов,  Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе  җитәкчесе - Р.Х.Низамутдинов, үзйөрешле машиналар хәм техниканын башка  төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе - Х.Х.Назиров,  Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре хәм белгечләре  катнашты.  

     Конкурсның нәтиҗәләре буенча, призлы урыннар түбәндәге хуҗалыкларга  бирелде:

     1 урын – ҖЧҖ «Алан» хәм ҖЧҖ «Агролак» хуҗалыкларына 48 балл;

     2 урын – ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгына 47 балл;

     3 урын – ҖЧҖ «Теләче Агро» хуҗалыгына 46 балл.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International