Шул сәбәпле, 28 май көнне Шармыш авыл китапханәсендә җыелдык һәм ут белән саксыз эш итүнең зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләштек. Китапханәдә «Почемучки» клубы балалары белән «Не шути дружок с огнем, чтоб не пожалеть потом» дигән куркынычсызлык дәресе үткәрелде. Чара уен формасында узды, викторина сорауларына җавап биреп, балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен әйттеләр, соңыннан табышмаклар чиштеләр. Укучылар игътибарына интерактив презентация рәвешендә викторина оештырылды. Дәрес ахырында балаларга ут белән куркынычсыз эш итү турында буклетлар тараттылар.