“Күренекле галим, әдип, җәмәгать эшлеклесе”

2019 елның 7 июне, җомга

31 май – язучы, тарихчы – галим Миркасыйм Госмановның тууына 85 ел тула. 29 май көнне әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле галим, әдип, җәмәгать эшлеклесе”- исемле китап күргәзмәсе куелып, күзәтү үткәрелде. Җитмешенче еллардан башлап "Серле балбал", "Таулар, үзәннәр иленә сәяхәт" исемле китапларын бастыра. 1983 елда "Каурый каләм эзеннән" исеме белән басылып чыга. Миркасыйм Госманов татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләү эшенә якыннан катнаша: шагыйрь Акмулла, татар шагыйре Кол Гали  һәм Габделрәхим Утыз-Имәни әл-Болгари әсәрләре басмасының редакторы була. Тарих фәнен өйрәнү һәм укыту өлкәсендәге хезмәтләре өчен М. Госмановка 1984 елда Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International