27 май көнне Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә "Китап белән дуслык - кешене көчле итә" дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Бу библиографик дәреснең мәгънәсе дә шунда, уку мәдәнияте хәтер эшен дә алып бара. Без, узебезнең уку белемнәребезне арттыра барган саен, мөмкин кадәр күбрәк мәгълүматлар алырга, язучы теленнән безнең өчен яңа булган фикерләрдән канәгатълелек кичерергә ирешәбез.