Халыкара балаларны яклау көне

2019 елның 7 июне, җомга

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә Теләче авылы паркында бик матур бәйрәм үткәрелде. Халыкара балаларны  яклау көненә багышланган бәйрәмдә балалар , әти-әниләр, олылар, яшьләр катнаштылар. Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль  эшләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Анасович  балаларны ,  әти-әниләрне , олыларны , яшьләрны , барлык катнашучыларны  зур бәйрәм белән котлады, балаларны яклауда  барлык кешеләргә кулга –кул тотынып эшләргә кирәклеген искәртте, спорт ярышларында һәм конкурста җингән  балаларга диплом, грамоталар һәм бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International