2019 елның 31 маенда Теләче стадионында 2004-2005 нче елларда туган малайлар арасында Теләченең балаларны сәләмәтләндерү һәм белем бирү үзәге һәм Арчаның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында мини-футбол буенча иптәшләрчә очрашу узды. Очрашу «Теләче " балалар сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр файдасына 3:1 исәбе белән тәмамланды.