Һәр бала җәйге ялны зур түземсезлек белән көтеп ала, чөнки җәй көне урамда дусларың белән йөрергә, яраткан уеннар уйнарга мөмкин булачак, ә иң мөһиме, рәхәтләнеп яраткан китапларыңны укырга була. Җәйге каникуллар-яңа тәэсирләр, танышулар һәм ачышлар чоры да.
Барлык малайлар һәм кызлар да каникулларның күңелле, кызыклы һәм үзенчәлекле үтүен тели! Һәм менә сиңа китаплар һәм журналлар укырга гына түгел, яраткан мультфильмнарны карарга, дуслар белән өстәл уеннары уйнарга, яңа тәэсирләр тупларга, конкурсларда катнашырга китапханә ярдәм итәчәк.
Китап – иң яхшы, иң ышанычлы дустың дип юкка гына әйтмиләр.
1 июнь көнне Айдар авыл китапханәсендә дә җәйге каникулларда балаларны китап укуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Китапларга каникул юк» дигән акция оештырылды. Китапханәче балаларга бу вакытны файдалы итеп үткәрергә – кызыклы китаплар укырга тәкъдим итте.