3 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә районыбызның барлык 11 нче сыйныф укучылары рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Алда сынаулар дәвам итә. 5 нче июньдә укучыларны физикадан һәм чит телләрдән язма имтиханнар , 7 һәм 8 нче июнь көннәрендә – чит телләр буенча телдән имтиханнар көтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары 10 нчы июньдә җәмгыять белеменнән , 13 нче июнь көнне биология һәм информатика фәннәреннән имтихан язачаклар. Уңышлар телибез, балалар! Хәерле сәгатьтә булсын!