Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла.

2019 елның 7 июне, җомга

Әлеге күркәм бәйрәм  уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә  балалар өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, сәламәтлекне ныгытабыз»,  дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Мәйданчык матур итеп бизәлде, саф һавада балалар өчен китапханә почмагы әзерләнде.

 Чарага авылның барлык балалары чакырылган иде, алар өчен халык уеннары, күңелле конкурслар әзерләнде, балалар «Китап һәм Маҗаралар утравы» на бик теләп «сәяхәт иттеләр», анда әдәби табышмакларга җавап бирделәр, китаплар белән таныштылар. Нәни дусларыбыз асфальтта төрле төстәге акбурлар белән рәсем ясадылар. Барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләргә ия булдылар.  Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International