Әйләнә-тирәне саклау көннән-көн мөһимрәк була бара. Шул уңайдан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән табигатькә сәяхәт оештырдылар. Үзләре белән алган тәм-томнардан авыз итеп алгач, Тау астындагы чишмәнең, салкын суыннан авыз иттеләр. Җәйге табигать хозурында балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле уеннар уйнадылар.