Сабантуе кыр батырларын бүләкләүдән башланып китте. Мәйданга җыелган халык милли уеннарыбыз – чиләк көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартыш, капчык киеп йөгерү, туры колгага менү, капчык сугышы, кул көрәше, икмәк ташу һәм башка төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. Сабантуй кунаклары спорт уеннары белән беррәттән узешчән һәм профессионал артистлар чыгышларын да бик яратып карадылар. Һәм әлбәттә инде Сабантуен милли көрәшсез күз алдына да китереп булмый. Милли көрәш бик кызган төстә барды, баш батыр булып Галлямов Муса калды.