Һава торышы кояшлы, җылы булганлыктан бәйрәм кунаклары да күп иде. Бәйрәмне иң элек Сабантуй бәйрәмен ООО «Тукаш» хуҗалыгы җитәкчесе Файзахманов Дамир Фәрит улы котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Аннан мәйданның төп флагын чәчү батыры белән кыр батыры күтәрде. Әлеге бәйрәмне оештыруда Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты. Сабантуй кичкә кадәр җыр, бию һәм уеннар белән үрелеп барды, ә Сабантуйның абсолют батыры булып – Максабаш авылы кияве Фәнис Зәкиев танылды.