Әлеге истәлекле дата уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә Александр Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «В волшебной Пушкинской стране» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре, әсәрләре, шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар тупланган буклетлар тәкъдим ителде.