Коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

26 июнь көнне район Советының утырышлар залында Теләче муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов җитәкчелегендә Теләче муниципаль районында коррупциягә каршы эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлегенең баш киңәшчесе Р. В. Никонов, " " Бирмәскә - алмаска! " программа житэкчесе А. Ю. Лапенкова һәм" Бирмәскә - алмаска! программасынын активисты "Рамазанова Р. Р. катнаштылар.

Утырышта район Советы Аппараты җитәкчесе Мубинов И. В., район Башкарма комитетының территориаль үсеш һәм инвестицион эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Миннигулов И. А., район Башкарма комитетының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сөнгатуллин Н.М., район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Мирайханова Ч. И. чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International