Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә “Наркотиклар – безгә дошман” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Балаларга наркоманнар, наркотик кебек сүзләренең төшенчәләре аңлатылды, мисаллар китерелде. Китапханәче бу афәтне юк итүдә бергәләп көрәшергә чакырды, беркайчан да аны кулланмаска кирәклеге турында әйтте.