«Мин тормышны сайлыйм!" шул исем астында 26 июнь көнне Шәтке авылы китапханәсендә Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә багышланган күргәзмә-призыв оештырылды. Күргәзмәдә наркотик кулланучы кешенең ничек үзгәрүе, дөнья акрынлап аннан качып китүе һәм ул үзенең киләчәген югалтуы турында мәгълүмат тәкъдим ителде.