Чыгарылыш кичәсе.

2019 елның 28 июне, җомга

26 нчы июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 22  укучы тәмамлады. Алар арасында Заһидуллина Илсия,  Закирова Язгөл. Әгзәмова Инзилә, Гыймадиева  Динә, Миннуллина Гөлназ һәм  Ситдыйкова Гөләндәм кызыл аттестатка мәктәпне тәмамладылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International