“Наркотикларга-юк дип әйт!”

2019 елның 28 июне, җомга

26 июнь көнне Халыкара наркомания белән көрәш көне уңаеннан Баландыш авылы китапханәчесе яшүсмерләр өчен “Наркотикларга-юк дип әйт!” дип исемләнгән әңгәмә  үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның нәрсә икәнлеге, матдәләр кабул итүчеләргә нинди куркыныч янавы турында сөйләде.

Әлеге чарага «Наркомания-үлем юлы» дигән күргәзмә  оештырылган иде, анда зарарлы гадәтләрне профилактикалау буенча басмалар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International