26 июнь көнне Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында Айдар авылы китапханәсендә «Наркотикларга кагылма – сәламәт кал!» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы-үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.
Чара ахырында балалар, сәламәтлек-бары тик үзеңнән генә тора дигән нәтиҗәгә килделәр һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга карар кылдылар.