Экскурсия

2019 елның 28 июне, җомга

27 июнь  көнне  Саба районы Кибәче авылы китапханәсе китап укучылары Әбде мәктәп музеенда, китапханәдә булып, авыл буйлап экскурсия ясап күп кенә яңа мәгълүматлар белделәр һәм зур кызыксыну белән иске фоторәсемнәрне, сугыш чоры предметларын карап, Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. биографиясе белән таныштылар. Балалар өчен бик кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Мондый чаралар балалар күңелендә туган табигатькә, туган йортка һәм якыннарына мәхәббәт орлыкларын, туган иленең тарихына һәм мәдәниятенә, якыннарының хезмәте белән барлыкка килгән бөтен нәрсәгә мәхәббәт орлыкларын үстерүдән гыйбарәт булган патриотик тәрбияне үстерүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International