24 июль көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Тюлячинка” ял паркында Фәнил Галиевның 80 яшьлеге уңаеннан, иҗатына багышлап викторина уздырдылар. Чарада катнашучылар викторина сорауларына җавап биреп, Фәнил Галиевның иҗатын тирәнтен өйрәнделәр. Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән белешмәлекләр дә зур кызыксыну уятты.
Шулай ук китап укучылар игътибарына “Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы”на багышланган күргәзмә тәкъдим ителде.