Бу атна Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында чәчәкләргә багышланган иде. Масатлары -чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турында күзаллауны ныгыту; элегрәк алган белемнәрне мөстәкыйль кулланырга өйрәтү; табигатьтә экологик-грамоталы үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү; балаларда эмоциональ фикер һәм эстетик хисләр уяту. Бу атна эчендә балалар чәчәкләр турында шигырьләр сөйләделәр, кызыклы табышмакларга җавап бирделәр, иллюстрацияләр һәм открыткалар карадылар, кәгазьдән чәчәкләр кистеләр һәм рәсем ясадылар. Шулай ук түтәлләрдә үскән гөлләргә су сиптеләр, чүп үләннәрен җыештырдылар, табигатьнең матур иҗат җимешләрен сакларга, аларның матурлыгына сокланырга өйрәнделәр. Балалар бакчасының сукмакларында, балалар тырышлыгы белән, " Тылсымлы акбурлар» ярдәмендә гаҗәеп матур чәчәкләр аланлыклары чәчәк атты. Атна ахырында «Чәчәкләр бәйрәме»дип исемләнгән йомгаклау чарасы узды. Бәйрәм күңелле биюләр белән тәмамланды.