Китап күргәзмәсе куелды.

2019 елның 5 августы, дүшәмбе

26 июль көнне Теләче балалар китапханәсендә татар язучысы Фәнил Галиевка 80 яшь тулу уңаеннан «Туган ягым язучысы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Якташ язучыларыбызның китаплары бик кирәк һәм алар кешеләр күңелендә һәрвакыт тере кайтаваз табалар. Алар туган як тарихына һәм мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тоярга һәм аңларга ярдәм итә, туган як турында белемнәрне киңәйтә һәм баета.  Ф. Галиевның тормышы һәм иҗаты белән танышу китап укучыларга аның әсәрләренең сәнгати дөреслекне, милли теленең матурлыгын, фикер һәм хисләренең тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International