9 август көнне Теләче балалар китапханәсендә «Веселые истории М.Зощенко» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмә балалар язучысының иҗатын популярлаштыру максатыннан оештырылды. Биредә персонажлары дистә еллардан соң да безнең тормышта очрый торган, иң популяр сатирик һәм юмористик проза осталарының берсе булган М. Зощенконың биографиясе һәм иҗаты белән таныштырылды.