13 август көнне Балалар иҗат үзәгендә август киңәшмәсе булып узды. Директор урынбасары Исмагилова Фәнзия Мәгъсүм кызы өстәмә белем бирүнең төп тармакларының ихтыяҗлары белән таныштырды. 2018-2019 уку елының анализы белән таныштырып узды.Методистлар Гараева Рушания Ринат кызы һәм Ибрагимова Эльза Зариф кызы 2019-2020 уку елына төп чаралар, конкурс һәм мастер-класслар төзү буенча эш алып бардылар. Өстәмә белем бирү педагоглары Набиуллина Рәфилә Рафил кызы мәгълүмат чаралырының әхәмиятлелеге турында, ә Шаипова Раъно Исам кызы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек турында чыгышлар ясадылар.