25 август көнне Үзәк авыл китапханәсендә "Салават күпере" китапханә берләшмәсе балалары өчен «Кояшлы аланда " дип исемләнгән экологик уен-сәяхәт үткәрелде». Китапханәче әйләнә-тирә мохитнең нәрсә икәнен һәм аның нинди компонентларын үз эченә алуын сөйләде. Аннан соң балалар урманда кем яшәгәнен, ылыслы урман яфраклы урманнан нәрсә белән аерылып торуын искә төшерделәр. Балалар рәхәтләнеп урманда яшәүчеләр турында табышмаклар чиштеләр, "Дүртенче артык" уенын уйнадылар.
С.Михалковның "Прогулка" шигырен укыгач, балалар урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.
Соңыннан балалар табигатьне сакларга вәгъдә иттеләр.